"Шәфкать" үзәгендә май аенда туучыларны котладылар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә "Туган көнен бәйрәм итүчеләр" дип исемләнгән бәйрәм чарасын үткәрү традициягә керде.  Май аенда да әлеге көне билгеләп үтелде.

Бу бәйрәм  инвалид балаларны социомәдәни тернәкләндерү төре буларак аларның эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итә.

Мондый чара балаларның иҗади сәләтләрен, талантын, зирәклеген ачарга мөмкинлек бирә, шулай ук балалар коллективының берләшүенә йогынты ясый.

Бәйрәм программасы бик бай иде. Барысы да "Каравай"  традицион җырын башкарды, ә соңыннан "юбилярларга" бүләкләр тапшырылды. Барлык балалар да төрле конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнашып күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International