Бүген Лениногорскида халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чара политехник көллият базасында оештырылды.
Ярминкәгә 19 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре килде. Алар лениногорскилыларга түбәндәге белгечлекләр буенча 138 вакансия тәкъдим итте: агроном, ветеринария табибы, азык-төлек мастер-технологы, зоотехник, кондитер, пешекче, машина йөртүче, слесарь, токарь, электрик, электрогазосварщик, эш урыннарын җыештыручы һәм башкалар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә эшсез һәм эш эзләүче 144 кеше килде, алар вакансияләр белән таныша һәм анда катнашучы предприятие вәкилләре белән шәхсән аралаша, эшкә урнаштыру буенча консультация ала, үз резюме калдыра алды.
Политехник колледж студентлары көче белән бирегә килүчеләр өчен "Яшь профессионаллар (WorldSkills)" VII Милли чемпионатында катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылган иде, аны чарага килүчеләр югары бәяләде.