Эльмира Зарипова хезмәт хакы түләү мәсьәләләре буенча төбәкара ачык интерактив форумда катнашты

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Новгородта Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев җитәкчелегендә Идел буе федераль округы прокуратураларының "Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында һәм тулы күләмдә алуга конституцион хокукларын яклау " төбәкара ачык интерактив форумы узды. Форум Идел буе федераль округына керүче Россия субъектлары прокуратураларының студияләрендә видео-конференц-элемтә режимында үткәрелде.

Казанда чара Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында узды.

Идел буе федераль округында РФ Генераль прокуратурасы идарәсе вәкилләре белән беррәттән форумда Идел буе транспорт прокуроры, төбәк прокуратуралары аппарат хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары, фәнни җәмәгатьчелек, ММЧ вәкилләре һ.б. катнашты.

Чарада катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.

Форумда каралган мәсьәләләреннән берсе - "Татфлот" суднолар йөрү компаниясе" АҖдә хезмәт хакын түләү буенча бурычларны кайтару, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын торгызу мәсьәләсе буенча дәүләт хакимияте органнарының һәм прокуратураның уңышлы хезмәттәшлеге булды.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2018 елның 1 ноябренә оешманың аерым бүлекчәләре һәм филиаллары белән хезмәт хакы буенча бурычы 1 360 хезмәткәргә 63 184,0 мең сум тәшкил иткән.

Узган елның ноябреннән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен предприятиедә социаль киеренкелекне киметү максатыннан озак вакыт хезмәт хакын түләмәү мәсьәләләре буенча күчмә кабул итүдә берничә тапкыр катнашты. Шулай ук ведомство килеп туган хәлдән чыгу буенча чаралар планын эшләүдә катнашты.

Республика башкарма хакимияте органнарының һәм прокуратураның уртак эше нәтиҗәсендә бурыч 2019 елның 1 апреленә түләнде (статистика органы мәгълүматлары буенча).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International