Бөгелмәдә мобиль офис актив эшли

2019 елның 24 мае, җомга

Бөгелмә шәһәремәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарга халык мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүматлар бирде.

Алдан расланган график нигезендә, мобиль офис, тернәкләндерүдәге гражданнарга консультацияләр  үткәрү максатыннан Бөгелмә муниципаль районының “Маяк” торыр урыны булмаган кешеләр өчен социаль адаптация һәм мәшгульлек үзәге оешмасына барды.

Чарада 6 кеше катнашты. Мәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарга халык мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтү, атап әйткәндә, эшкә урнаштыру, яңа һөнәри белемгә укыту, хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Гражданнар барлык кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар һәм консультация алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International