23 нче май көнне Әгерҗе районы “Наз” приютына волонтёрлар кунакта килде.
Яр Чаллы шәһәреннән “Тургай” һәм “Кырлай” гаилә клубы тәрбиячеләре, приют трбиячеләре белән берлектә балаларга мастер-класс уздырды. Пыяла тәлинкәләргә бик матур итеп, рәсемнәр төшереп буядылар, агачтан кисеп бизәкләп ясалган брошкаларны да төрле төстәге буяуларга мандылар.
“Балалар белән бергә дустанә эшләү, алар белән дуслашу, аралашу, аларның күңелен күрү, күтәрү һәм аларга кирәкле әйберләр ясарга өйрәтү безнең төп мксат”,- ди волонтерлар. ”Шулай ук алар тормышны яратулары, ачык йөзле, оста һәм сәләтле булулары белән дә безне сөендерәләр “,- диде тәрбияче.
Приютта тәрбияләнүче 10 бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйды. Ә 8 бала тәлинкәләргә экрил буяулары белән берсеннән-берсе матур чәчәк рәсемнәре төшерде. Бу белемнәр балаларга тормышта бик кирәк булачак, ди чараны оештыручылар.