Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 12,6 млн сумнан артык әҗәтен кайтарды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Биектау муниципаль районы предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән.

Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында җәелдергән "Бөреле" ЯАҖ  259 хезмәткәре алдында 12 676,6 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычын түләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International