Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен "Салют" ял лагерена барды. Анда яшүсмерләр үзләренең һөнәри юнәлешен ачыклау өчен компьютерда тест узды.
25 июньдә Арчада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы узды. Чарада Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.
24-26 июньдә Парижда "Неврология һәм баш мие авырулары" («Neurology and brain disorders») конференциясе уза. Чарада медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының штаттан тыш баш реабилитологы Вәлидә Исанова катнаша.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе уңаеннан, Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.
28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Үз-үзеңә ярдәм ит” программасы уңаеннан, картлыкны күтәренке рухта каршыларга өйрәтү максатыннан, психолог Л.Родикова тарафыннан тренинг элементлары кергән “Бәхетле кеше гадәтләре” дип аталган дәрес үткәрелде.
Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан "Минем максатым" тренингы үткәрде.
Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Сәламәт буласың килсә – бул!” дип аталган иҗади рәсем конкурсы оештырылды.
"Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова 15-14 яшьлек балигъ булмаган балалар арасында “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме?” дигән дәрес үткәрде.
Ел башыннан Әлмәтнең мәшульлек үзәге тарафыннан эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 7 килешү төзелде.