Питрәч “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып бару дәвам ителә.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен "Интернет әлифбасы" программасы буенча мастер-класс үткәрде.
26 июнь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" реабилитация үзәгендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы уңаеннан социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр. Биредә “Табиблардан башка сәламәт бул!” спорт-уены узды.
25 июнендә Алабуга районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Рус халкының традицияләре белән танышу” дигән темага викторина үткәрде.
Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен "Салют" ял лагерена барды. Анда яшүсмерләр үзләренең һөнәри юнәлешен ачыклау өчен компьютерда тест узды.
25 июньдә Арчада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы узды. Чарада Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.
24-26 июньдә Парижда "Неврология һәм баш мие авырулары" («Neurology and brain disorders») конференциясе уза. Чарада медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының штаттан тыш баш реабилитологы Вәлидә Исанова катнаша.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе уңаеннан, Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.
28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.