24-26 июньдә Парижда "Неврология һәм баш мие авырулары" («Neurology and brain disorders») конференциясе уза. Чарада медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университеты профессоры, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының штаттан тыш баш реабилитологы Вәлидә Исанова катнаша.
Конференциядә ул инвалидларны реабилитацияләүдә "Атлант" җайланмаларын кулланып кинезотерапия һәм кондуктив терапия авторлык методикасын тәкъдим итә.