Тукай  районының "Шәфкать" үзәге психологы “Минем максатым" темасына тренинг үткәрде

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан "Минем максатым" тренингы үткәрде.

Тренингның максаты - перспективалы тормыш һәм һөнәри максатларны билгеләү, үз тормышларын анализлау һәм аңлау иде.

Әлеге чарада 2 балигъ булмаган бала һәм 1 ата-ана катнашты.

Тренинг вакытында "Тылсымлы кибет" уены, төсле карандашлар ярдәмендә проектив диагностика, шулай ук тормыш максатларын аңларга юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International