WorldSkills республика буйлап атлый

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

25 июньдә  Арчада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты флагы эстафетасы узды. Чарада Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.

Чарада шулай ук WorldSkills дөнья беренчелегенең оештыру комитеты вәкилләре дә катнашты. Чараның тантаналы өлеше катнашучыларны эшче һөнәрләр чемпионаты белән таныштырды. Моннан тыш, флагка Арча районы гербы  бизәге төшерелгән иде.  Алтын һәм Алмаз исемле буй курчаклар тантана кунакларының  күңелләрен  ачты. Барлык теләүчеләр дә алар белән истәлекле фото ясады.

22-27 август көннәрендә Казанда узачак 45 нче эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу тантанасы WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International