Спас интернат-йортта бәхет серләрен ачалар

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Үз-үзеңә ярдәм ит” программасы уңаеннан, картлыкны күтәренке рухта каршыларга өйрәтү максатыннан, психолог Л.Родикова тарафыннан тренинг элементлары кергән “Бәхетле кеше гадәтләре” дип аталган дәрес үткәрелде.

Өлкәннәр үзләренең картаюларына, шәхси югалтуларга, булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындыруга булган мөнәсәбәтләренең психологик үзенчәлекләрен карады.  Психолог үзеңне әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә хис итәргә, димәк, бәхетлерәк булырга ярдәм итә торган гадәти хәлләр таныштырды. Шөгыльдә катнашучылар бәхетле кеше өчен кагыйдәләр белән коралланды: тормышның кадерен аңлау, күңел күтәренкелеге, якыннарыңа чиксез мәхәббәт, кичерә белү, рәхмәтлелек, үз-үзеңне кайгырту, проблемаларны иҗади хәл итү, активлык, намуслылык, шаяру-көлү һ.б. Социаль хезмәт алучыларга медитация һәм релаксация алымнарын өйрәнү бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International