Иҗади конкурс үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру ысулы

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен  “Сәламәт буласың килсә – бул!” дип аталган иҗади рәсем конкурсы оештырылды.

Конкурсның төп максаты – сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, көндәлек спорт белән шөгыльләнүгә тарту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Конкурсның кереш өлешендә балалар физик күнегүләрнең файдалы якларын ачыклады, спорт төрләренең атамаларын кабатлап, үзләренең сүзлек запасларын баеттылар. Төрле рәсем ясау алымнарын кулланып, күзаллау сәләтләренә таянып, бик матур рәсемнәр ясадылар.

Үзләренең рәсемнәрендә балалар начар гадәтләргә карашларын чагылдырдылар, барлык кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International