"Веста" үзәге белгечләре балигъ булмаганнарны үз-үзләрен хөрмәт итәргә өйрәтә

2019 елның 25 июне, сишәмбе

"Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү" программасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова 15-14 яшьлек балигъ булмаган балалар арасында “Без үзебезне хөрмәт итә беләбезме?” дигән дәрес үткәрде.

Дәрес “Уч төбе” уены белән башланып китте. Һәр катнашучы асфальтта акбур белән кул рәсеме ясады. Рәсемнең уртасына үз исемен яздылар, һәр бармакка үзеңдә ошаган сыйфатны язарга кирәк булды. Кызганычка каршы, төркемнең яртысы үзләренә ошаган сыйфатларны яза алмады, ягъни балалар үзләренә уңай бәя бирә алмый.

Әңгәмә барышында балалар кешегә нинди хөрмәт кирәк булуын һәм нәрсә ул үз-үзеңне бәяләү икәнен белделәр.  Балаларга "Аркада язу" уены ошады.  Күнегү ахырында һәр кеше үзе  турында нәрсә язуларын укыды. "Сыпыру" уенында балалар түгәрәккә басты һәм уң як күршесенә борылып, аны җилкәсеннән сыпыра башладылар, һәм шул ук вакытта комплиментлар да әйттеләр.

Рефлексия барышында балалар үзләрен хөрмәт итәргә, башкаларга нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңә дә шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Балалар әлеге дәрестән соң үзләренә комплиментлар әйтәчәк, үзләренең яхшы якларын күрсәтергә һәм моның өчен үзләрен бәяләргә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International