Бүген Казанда Татарстан Республикасының стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылары арасында XII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.
26 майда республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узачак. Мондый чаралар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар арасында бик популяр.