Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен "Салют" ял лагерена барды. Анда яшүсмерләр үзләренең һөнәри юнәлешен ачыклау өчен компьютерда тест узды.
25 июньдә мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева мәктәп яшендәге балаларга һөнәри юнәлештә хезмәт күрсәтү өчен Бөгелмә шәһәренең балаларның "Салют" ял лагерена барды.
Әлеге чараның төп максаты – яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү, алга таба һөнәр сайлау җиңелрәк булсын өчен аларны төрле белгечлекләр белән таныштыру, аерым төр эш һәм һөнәрләргә булган мөмкинлекләрен, теләкләрен, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итү өчен һөнәри тестлар уздыру.
Тернәкләндерү үзәгендә булган һәр яшүсмер психологтан индивидуаль консультация һәм узган тест йомгакларын алды. Һөнәри тестны ул көнне барлыгы 16 кеше узды.