Спорт наркотикларга каршы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе уңаеннан, Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.

Физик үсеш күнекмәләренә булышу, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, командада бердәм булу, бер-береңә ярдәм итү – һәрбер спорт чараларының төп максаты булып тора.

Чара барышында балалар үз командаларына исем уйладылар. “Дельфиннар” һәм “Акулалар” командалары уеннарда җитезлек, төз ату, тизлек буенча ярышты. Ярыш вакытында, балалар командада бердәм эшләү осталыкларын да күрсәттеләр. Чара бик күңелле узды, барысы да бик теләп катнашты. Җанатарлар командаларга уңышлар теләп, шатланып кул чаптылар.

Әлбәттә, мондый чаралар балаларга яхшы кәеф, көч,  дәртлек өсти. Аларның үз-үзләренә һәм үз җиңүләренә ышанычларын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International