"Астра" тернәкләндерү үзәгендә викторина  узды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

25  июнендә Алабуга районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Рус халкының традицияләре белән танышу” дигән темага викторина үткәрде.

Викторинаның максаты балаларда рус халкының гореф-гадәтләрен, тарихын күзаллауны формалаштыру.

Дәрес барышында рус халкының тормышы турында сөйләделәр, гореф-гадәтләрен рус халкының ризыкларын, костюмнарын искә төшерделәр. Балаларга мәкальләр, әйтемнәр укылды, табышмаклар чиштеләр.

Дәрес ахырында балалар матрешкалар бизәделәр. Чарада 20 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International