Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы уңаеннан социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр. Биредә “Табиблардан башка сәламәт бул!” спорт-уены узды.
Шәфкать туташы Роза Лаврентьева сәламәт яшәү рәвеше турында иң мөһим кагыйдәләре, үз сәламәтлегеңне кайгырту турында сөйләде. Интернаттагыларның витамин файдасы һәм аларның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында белемнәрен ныгытты.
Аннары социаль хезмәт алучылар спорт бәйгеләрендә катнашу өчен ике командага бүленде. Чара кызыклы, җанлы үтте, барлык өлкәннәр дә кәеф күтәренкелеге, энергия һәм, әлбәттә инде, бик күп файдалы мәгълүмат алды.
Мондый очрашулар сәламәтләндерү генә түгел, ә коллективта яхшы кәеф һәм уңай психологик климат булдыруга булыша. Шулай ук алар хезмәт алучыларга үзләренең чыдамлыгын, тапкырлыгын, сабырлыгын, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, дусларың турында кайгырту кебек иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.