Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хокук бозуга сәләтле яшүсмерләр белән эшләүнең яңа нәтиҗәле ысулын беләләр. Учреждениедә "Миндә музыка яши" проекты тәмамланды, аның максаты – музыка терапиясе техникаларын кулланып файдалы ял оештыру аша яшүсмерләре арасында девиант тәртипне профилактикалау.
Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Россия кредит оешмаларына һәм “ДОМ” АҖ федераль бюджеттан РФнең балалы гражданнарына бирелгән (алынган) торак (ипотека) кредитлары (заемнар) буенча алынмаган керемнәрне каплауга субсидияләр бирү программасы гамәлгә ашырыла.
2019 елның 26 июненә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 520 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 47 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.
2019 елда кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны һәм граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 30 гыйнварындагы 30 номерлы Указы басылып чыкты.
25 июньдә, Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре "Аппак" ҖЧҖ барды. Анда күпбалалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү гаризасы каралды.
Питрәч “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып бару дәвам ителә.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен "Интернет әлифбасы" программасы буенча мастер-класс үткәрде.
26 июнь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" реабилитация үзәгендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы уңаеннан социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтәләр. Биредә “Табиблардан башка сәламәт бул!” спорт-уены узды.