Питрәч районы “Шатлык” приютында  түгәрәк өстәл утырышы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Питрәч “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эш алып бару дәвам ителә.

Кичә Питрәч “Шатлык” социаль приюты базасында Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм приют белгечләре белән түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Утырышта Арча районында гомер итеп, балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 2 гаилә тикшерелде. Фикер алышуга ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, алар арасында низаглы мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә белән эш нәтиҗәләре каралды, ата-аналарга киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International