26 июнь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" реабилитация үзәгендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
Чараның максаты үз эченә югары әхлакый сыйфатларны һәм эшлекле, иҗади индивидуальлекне берләштергән социаль актив шәхес формалаштыру.
Чарада 20 реабилитант катнашты.
Конкурста катнашу өчен балалар шигырьләр, җырлар өйрәнде, театральләштерелгән күренешләр әзерләде, ә аерым җитезләр кубик-рубикны җыюда ярышты.
Балаларга үзләренең куркуларын һәм оялуларын җиңдерү өчен "Огонек"ка кергән клоуннар ярдәм итте. Программаның кульминациясе булып грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру булды.
Мондый чаралар балаларның үз көчләренә ышанычын үстерергә ярдәм итә.