Татарстанда беренче бала тапкан 911 яшь ана һәм өченче баласы туган 180 хатын-кыз 2019 елның 28 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Организмның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы чараларның берсе-иртәнге гимнастика. Һәр иртә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында иртәнге зарядка үткәрелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Ведомство башлыгы "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укыту турында сөйләде.
27 июньдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" базасында "Электрон хисаплау һәм хисаплау машиналары операторы" һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хәйрия нигезендә мастер–профессионал Галина Баглаева җитәкчелегендә "Креатив" мәктәп-студиясе студентлары социаль хезмәт алучыларга чәч кисү буенча чәчтараш хезмәте күрсәтте.
"Кояшлы шәһәр" программасы уңаеннан "Балкыш" приюты карамагындагы балалар китапханәгә экскурсия ясады. Анда китапханәче Әхмәтшина Лилия балалар өчен Түбән Кама шәһәре турында кызыклы лекторий әзерләде.
26 июньдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге оештырган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсендә 61 мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты.
Түбән Кама мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы төзәтү колониясендә булды, анда профконсультант Е.В. Саблина төзәтү-хезмәт учреждениесеннән азат итүгә әзерләнүче гражданнар белән очрашты.
27 июнь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы Петр Ярандаев Татарстанның интернат-йортлары һәм психоневрология интернатлары социаль хезмәт алучылар арасында уздырылган IV республика шахмат-шашка турнирында катнашты.
27 июньдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Өйдә үзем генә” дигән темага дәрес үткәрелде.