Эльмира Зарипова "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан пенсия алды яшьтәгеләрне укыту турында сөйләде

2019 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Ведомство башлыгы "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укыту турында сөйләде.

Эльмира Зарипова укуларны бушлай, бюджет акчалары хисабына түләүсез үтәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. 2019 елда бу 1959, 1960, 1961, 1962, 1963 елларда туган ир-атлар һәм 1964, 1965, 1966, 1967, 1968 елларда туган хатын-кызлар. "Әлеге категориядәге эшчеләр дә, шулай ук эшсез гражданнар да укый ала", - дип ассызыклады спикер.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры биргән әңгәмәне ГТРК «Татарстан» сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International