Яшь профессионаллар "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә

2019 елның 28 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  хәйрия нигезендә мастер–профессионал Галина Баглаева җитәкчелегендә  "Креатив" мәктәп-студиясе студентлары социаль хезмәт алучыларга чәч кисү буенча чәчтараш хезмәте күрсәтте.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучыларга ярдәм күрсәтү, аларның эстетик һәм гигиена ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде.

Ачык йөзле булачак остазлар социаль хезмәт алучылар белән  уртак тел таптылар. Алар тыныч һәм уңайлы атмосферада үз клиентларын игътибар белән кызыксынып тыңлады,  чәч кисү һәм прическа ясау ысулларын бергә сайладылар. Иҗади эшчәнлек барышында чәчтарашчылар үз клиентларына чәчләрне карау буенча кирәкле киңәшләр бирделәр һәм  өй шартларында аларны матур итү ысулларын күрсәттеләр.

Чәчтараш хезмәтен 22 кеше алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International