Яшел Үзәндә эшсезләр өчен чираттагы уку курслары тәмамланды

2019 елның 28 июне, җомга

27 июньдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" базасында "Электрон хисаплау һәм хисаплау машиналары операторы" һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Уку дәвамында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юнәлдергән эшсез гражданнар барлык офис программаларында һәм предприятиенең махсуслаштырылган кушымталарында эшләргә өйрәнде, "1С:Сәүдә белән идарә итү" программасы күнекмәләрен үзләштерделәр.

Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге документ бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International