26 июньдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге оештырган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсендә 61 мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты.
Вакансияләр ярминкәсендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квота бүленеп бирелгән шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары килде: А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Идел буе фанера-мебель комбинаты, Яшел Үзән фанера заводы, ҖЧҖ “Еврокомплект”, ААҖ “Майский” теплица комбинаты” һәм Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының финанс-икътисад хезмәте.
Эш бирүчеләр тарафыннан 11 вакансия тәкъдим ителде – әйдәп баручы белгеч, яшел хуҗалык эшчесе, слесарь-җыючы, урам себерүче, ярдәмче эшче, тимер кисүче, суднолар ремонтлаучы, тегүче, токарьчы, шпон һәм фанера аралаучы.
Ярминкәгә килүчеләр Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләренең мәшгульлек үзәге вакансияләр банкы белән таныша алдылар.
Вакансияләр ярминкәсендә 61 кеше катнашты, барлык гражданнар да мәшгульлек һәм эшкә урнашу турындагы закон сораулары буенча консультация алды.