"Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Өйдә үзем генә” темасына дәрес оештырылды

2019 елның 28 июне, җомга

27  июньдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә “Өйдә үзем генә” дигән темага дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты балаларга үзләре генә булган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату һәм тормышның төрле очракларында үз-үзеңне дөрес тоту хакында мәгълүмат бирү.

Шөгыль башында балалар презентация карады, әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды.

Шөгыльдә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International