Түбән Кама мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы төзәтү колониясендә булды, анда профконсультант Е.В. Саблина төзәтү-хезмәт учреждениесеннән азат итүгә әзерләнүче гражданнар белән очрашты.
Әңгәмәдә барлыгы 37 кеше катнашты. Аларны Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының актуаль вакансияләр белән таныштырдылар.
Шулай ук оешманың белешмә-консультация пункты "Эш эзләүчегә киңәшләр", "Эш бирүче белән телефоннан сөйләшү", "Шәхси резюме төзү", "Эш эзләү технологиясе" мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар белән тулыланды.