27 июнь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы Петр Ярандаев Татарстанның интернат-йортлары һәм психоневрология интернатлары социаль хезмәт алучылар арасында уздырылган IV республика шахмат-шашка турнирында катнашты.
87 яшьлек катнашучы Петр Иванович мактаулы III урынны алды һәм лаеклы рәвештә кубок, диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Интернат-йорт җитәкчелеге һәм турнирда катнашучыларның барысы да Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Республика ресурс үзәге һәм "Фианкетто" шахмат клубына спорт чарасын оештырган һәм уздырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.