Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгеч Эльвира Нәфыйкова социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен “Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан 2019 елда пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укытуны гамәлгә ашыру турында "Татарстан" ДТРК белән әңгәмәсендә сөйләде.
Наталья Бороздина 1998 елның 1 июненнән Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә ул 5 социаль хезмәт алучыга хезмәт күрсәтә.
Җәйге каникулны балалар көтеп ала. Әмма, эссе һава торышы, буш вакытның күп булуы, ә ата-аналар контроле булмавы балалар өчен зур куркыныч тудыра.
Һәрберебезгә каршылыклы хәлләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә һәр кешегә каршылыклар килеп туган очракта үз-үзеңне тоту ысуллары турында гап-гади генә булса да күзалларга кирәк.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча республика программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү” дигән дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Чирмешән муниципаль районында булып кайтты.
28 июньдә Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чиклебалалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Янгын вакытында кешенең үз-үзен тоту кагыйдәләре” дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Казанда картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда яшәүчеләр Республика шахмат-шашка турнирында уңышлы чыгыш ясады.
26 июньдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Альбина Сәйфуллина "Галактика балалары" палаткалы лагерында "Тормыш матур" дип исемләнгән тренинг уздырды.