ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  дәвалау-хезмәт реабилитациясенең  бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора.

10 июльдә ведомствоара исәпкә теркәлгән балигъ булмаганнар балаларга Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә Казан буенча мавыктыргыч экскурсия оештырылды.

Каникул чорында балалар һәм яшүсмерләр  буш вакытларының күп өлешен мәктәптән тыш, гаиләдән читтә  үткәрә, шуңа күрә аларга аерым игътибар таләп ителә.

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Гаилә бәхетенең тылсымлы дөньясы" дигән чара узды. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган иде.

Татарстанда социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру уңаеннан социаль хезмәт алучылар белән эшләү өчен "Гаиләнең хокукый навигаторы" планшеты бүлеп бирелде.

Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче О.Семенова кече төркем балалары белән "Әкият геройларын иминлеккә өйрәтәбез" дигән темага әңгәмә үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  "Тормыш дәвам итә" дигән яшь социаль хезмәт алучылар катнашында музыкаль кичә булып узды.

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Өлкән буын" милли проекты уңаеннан "Сәламәт булу - сәламәт яшәү" дигән проект тормышка ашырыла.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 июльдә Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Мифтахова Эльвира һәм  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Лилия Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсендә шәһәр пенсионерлары белән узган мәгълүмати очрашуда катнашты.

11 июль көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International