Түбән Камада эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләделәр

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

11 июль көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга кушып бирелә торган документлар һәм материаллар каралды. Комиссия 10 претенденттан 5 авторны сайлап алды, алар бер тапкыр бирелә торган 117 600 сум күләмендә финанс ярдәме алачак.

Түбәндәге юнәлешләр буенча бизнес-проектлар хупланды: сабыннан эшләнмәләр ясау, чәчтараш хезмәтләре күрсәтү, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрү, маникюр һәм педикюр хезмәтләре күрсәтү.

Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алар сайлаган эшчәнлектә алга таба эшләү өчен консультация алды.

Үз эшеңне ачу сораулары буенча Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә  (8555) 43-68-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International