Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Өлкән буын" милли проекты уңаеннан "Сәламәт булу - сәламәт яшәү" дигән проект тормышка ашырыла.
Әлеге проект кысаларында социаль хезмәт алучылар медицина-социаль тернәкләндерү курслары уза. Проектның максаты өй шартларында социаль-тернәкләндерү чаралары комплексын үткәрү юлы белән аз хәрәкәтләнүче гражданнарны социальләштерү өчен шартлар тудыру.
Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле 25 социаль хезмәт алучы тернәкләндерү курсын узды. Әлеге социаль-тернәкләндерү чаралары социаль хезмәт алучыларны өлкән яшьтә үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган шәхси тормыш стратегиясенә этәрә.