Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче О.Семенова кече төркем балалары белән "Әкият геройларын иминлеккә өйрәтәбез" дигән темага әңгәмә үткәрде.
Дәреснең максаты балаларның таныш булмаган кеше белән үз-үзеңне тоту турында белемнәрен ныгыту, рус халык әкиятләре нигезендә куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын табу иде.
Дәрес "Бүре һәм җиде кәҗә бәрәне" дигән күңелле физкультминут белән үрелеп барды, әкият геройлары турында табышмаклар чиште.
Чара төрле әкиятләр темасына презентация карау белән тәмамланды, анда геройлар шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәде, ә соңыннан балалар белән әкият геройларының нинди кагыйдәләрне бозулары турында фикер алышу булды.