Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Гаилә бәхетенең тылсымлы дөньясы" дигән чара узды. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган иде.
Социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен белгечләр берничә чара оештырды. Мәсәлән, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева район кинотеатры белгече белән берлектә 17 кешегә хәйрия киносеансы – "Дамбо" фильмын тамаша кылуны узырды. Фильмны караганнан соң ике гаилә хәйрия төшке ашына чакырылган иде.