10 июльдә Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Мифтахова Эльвира һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Вәлиева Лилия Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсендә шәһәр пенсионерлары белән узган мәгълүмати очрашуда катнашты.
“Ышаныч” үзәге хезмәткәрләре чакырылган кешеләргә һәм Россия Пенсионерлар берлеге әгъзаларына үзәк эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүне хокукый җайга салу, өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвеше тәртибе hәм шартларын бәян иттеләр.
Үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре hәм исемлеге, социаль хезмәтләргә тарифлар; түләүле hәм түләүсез нигездә социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында сөйләделәр. Очрашу барышында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарын үтәү темасы яктыртылды.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөhимлеген hәм актуальлеген билгеләп үтте. Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.