Югары Ослан районы балаларына велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2019 елның 12 июле, җомга

Каникул чорында балалар һәм яшүсмерләр  буш вакытларының күп өлешен мәктәптән тыш, гаиләдән читтә  үткәрә, шуңа күрә аларга аерым игътибар таләп ителә.

Балаларның буш вакытларында, бигрәк тә каникулларда, аларның иминлеген тәэмин итү, юл һәлакәтләреннән саклау, хокук бозуларына юл куймау максатыннан  очрашулар оештырыла.

Югары Ослан районының "Өмет утравы" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Аида Колезнева белән очрашуда катнашты.

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре, рөхсәт ителгән урыннарда велосипед белән идарә итү турында әңгәмә үткәрелде. Очрашуда “схема-рәсемне ясап бетер” уены үткәрелде. Балалар һәм үсмерләр  велосипедта йөрүне тыючы юл билгеләре, шулай ук велосипед юллары билгеләре ясады.

Чара ахырында балалар шундый нәтиҗәгә килде: әлеге кагыйдәләрнең барасын да  белергә һәм үтәргә кирәк, чөнки белмәгән очракта үз сәламәтлегеңне, гомереңне һәм бүтәннәрнең тормышын куркыныч астына куюың ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International