Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  социаль хезмәт алучылар уңыш  җыя

2019 елның 12 июле, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  дәвалау-хезмәт реабилитациясенең  бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора.

Хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова һәм хезмәткәр Нина Калашникова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль рәвештә төрле яшелчә культуралары: кыяр, помидор, кәбестә, кабак, кабачки, борыч, арбуз үстерә.

Интернат-йорт халкы яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын  үзләштерде: утыртудан алып  уңыш җыюга кадәр, һәм үзләренең  тырышлыгы белән  бүгенге көндә яхшы  нәтиҗәләргә иреште: кыяр – 7 кг, кабачки – 2 кг, яшел тәмләткечләр – 4 кг, карлыган – 4 кг, чия – 5 кг, җиләк – 12 кг, яшелчә җыю әле дәвам итә. Җыелган уңыш интернат ашханәсендә кулланыла һәм туклану рационын киңәйтә, азыкта "тере витаминнар"  санын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International