Татарстанда социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру уңаеннан социаль хезмәт алучылар белән эшләү өчен "Гаиләнең хокукый навигаторы" планшеты бүлеп бирелде.
Әлеге мәгълүмати технологияне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре актив куллана. Гражданнар яшәү урыны буенча хезмәт алу мөмкинлеге һәм уңайлылыгы өчен белгечләр планшет ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узарга ярдәм итә. Порталда теркәлү гражданга төрле мөмкинлекләр һәм барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өчен керү мөмкинлеге бирә.