ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында финанс грамоталылыгы программасы тормышка ашырыла. Программаның максаты приютта тәрбияләнүчеләрдә төп төшенчәләр, икътисад кагыйдәләрен формалаштыру: акча, товар, эш, һ.б.

Приют шартларында балаларга гаилә тәрбиясе бирү, тәрбия процессының иң мөһим, актуаль һәм катлаулы проблемаларының берсе.

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы "Интернет челтәре тоткыныннан башка" медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген профилактикалау программасын тормышка ашыру уңаеннан "Компьютер янында әсирлектә" дигән дәрес үткәрде.

 Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге мәйданчыкта 7-11 яшьлек 17 бала өчен "Аңлау өчен ориентир" курсы җәһәтеннән "Уртак тел табу" темасына дәрес үткәрде. Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Татарстанда беренче бала тапкан 989 яшь ана һәм өченче баласы туган 195 хатын-кыз 2019 елның 12 июльгә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Кукмара районында Атлас Булатов исемендәге паркта инвалидлар, ветераннар, инвалид балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен Сабан туе узды. Бәйрәмдә 300дән артык кеше катнашты.


12
июль, 2019 ел
җомга

14-19 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә Татарстан Республикасы делегациясе III Бөтенроссия инвалидлар җәйге спартакиадасында катнашачак. Делегация составына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре дә керә.

Бүген Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри стандартларны гамәлгә кертү, "Россиядә эш" сайтын тулыландыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре һ.б. буенча киңәшмәсе узды.

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 11 июль көнне “Эшсезләр мәктәбе" дигән чираттагы чара уздырды.

11 нче июль көнне Бөтендөнья шоколад көне уңаеннан Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның ата-аналары өчен "Шоколад бумы" дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International