ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Электргаз белән эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Бүген Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, анда Татарстан Республикасы буенча 11 нче Россия Федераль салым хезмәте, Түбән Кама "Таттелеком" ГАҖ, "КамЭнергоМаш" ҖЧҖ катнашты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү уңаеннан "Театр сандыгы" мобиль студиясендә катнашучылар Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә берничә чара уздырды.

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фото осталык буенча курслар тәмамланды.

10 нчы июль көнне Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен педагог-психолог Е.Нехорошкова “Шаккатам, усалланам, куркам, мактанам һәм шатланам”  исемле программа буенча дәрес уздырылды.

Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2019 ел дәвамында 14-18 яшьлек 160 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштырачак. Бүгенге көндә 111 укучы эшли.

 

10 июль көнне Минзәлә районында "ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды"ның төбәк вәкиле Эльвира Фәссахова Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар белән семинар үткәрде. Чарада катнашучыларны хәзерге вакытта актуаль булган үзмәшгульлек программасы белән таныштырдылар.
 

Юынты суларны җыю һәм эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы  "Водоканалсервис" ҖЧҖ үзенең 7 хезмәткәренә 413,1 мең сум бурычын кайтарды.

13 июльдә Казанның Кремль яр буенда Life Fest "Bio"  фестивале узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Җәй иҗат, төрле ачыш һәм проектларда катнашу өчен иң яхшы чор. Экологик белем бирүне табигать дөньясына экскурсия үткәрмичә генә мөмкин түгел. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Латыш Фирдәүсә Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International