29 июль көнне Лениногорскида оешма һәм учреждениеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен укыта башладылар. 21 хезмәткәр “Автомобиль йөртүче” һәм "Сакчы" юнәлешләре буенча белемнәрен арттырачак.
Оешма һәм учреждениеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
Укыту алып барылачак һөнәрләр исемлеге Лениногорск муниципаль районының хезмәт базарындагы ихтыяҗыннан чыгып төзелгән. Моның өчен Лениногорск мәшгульлек үзәге оешмалар белән берлектә хезмәт базарындагы хәлне анализлады.
Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны мәшгульлек үзәге белән төзелгән контракт нигезендә "Батыр-НЧ" һәм "Лениногорская автошкола РОГО "ДОСААФ РТ" өстәмә белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре укытачак. Белем бирү буенча чаралар федераль һәм төбәк бюджеттан финанслана.
Укулар тәмамлангач курсларда катнашучыларга белем алу турында документ тапшырылачак.