Бөгелмәдә пенсия яшенә җитүче гражданнарны укыту оештырыла

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан, шәһәр белем бирү оешмалары һәм предприятиеләре белән берлектә, пенсия  яшенә җитүче гражданнарны укыту-өйрәтү оештырылды.

Бүгенге көндә әлеге проектның партнерлары; “Бөгелмә электр челтәре “Сетевая компания” ААҖ, “Җылылык челтәре” ҖЧҖ, “Квалификацияләрне үстерү төбәк агентлыгы” АНО тора.

2019 елда әлеге категориягә караган 74 кешене укыту-өйрәтү күздә тотыла. Укыту-өйрәтү хәзерге вакытта хезмәт базарында белгечләргә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр: “Оператив күчмә бригада электр монтёры”, “Газ җиһазларын ремонтлау слесаре”, “Кадрлар буенча менеджер”, “Автомобильләр ремонтлау слесаре”, “РЭС диспетчеры” һ.б. белгечлекләр буенча алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International