"Юлдаш" интернат-йорты озак вакыт тәрбияләү-карау системасын оештыруга кушылды

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2018 елдан башлап "Демография" милли проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү-карау системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән сынау проекты гамәлгә ашырыла.

Системаның төп максаты – тәрбиягә мохтаҗ  кешеләргә өйдә дә, стационарда да балансланган социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук аларның гаиләләренә булышу, аларны якыннарына мөстәкыйль рәвештә ярдәм итәргә өйрәтү.

"Картлык шатлыкка" хәйрия фонды методологияне эшләүче ролендә чыгыш ясады, аның нигезендә теге яки бу ярдәм чаралары кирәклеге билгеләнде. Чаралар комплексын формалаштыру өчен фондның аналитик хезмәте халыкара тәҗрибәне киң күләмле өйрәнү үткәрде.

Татарстан сынау проекты гамәлгә ашырыла торган төбәкләрнең берсе булганга күрә, 2019 елның икенче кварталында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты учреждениегә озак вакытлы тәрбияләү- карау системасын оештыруга актив кушылды.

Белгечләр тарафыннан социаль хезмәт алучыларның типизациясе үткәрелде: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дефициты билгеләнде, социаль хезмәтләр исемлеге эшләнде. Шулай ук учреждениедә системаны гамәлгә кертү кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен реабилитация мохите оештыру өчен шартлар тудыру буенча чаралар алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International