Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге “ Россиядә эш” ("Работа в России" гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы эше хакында искәртә. Ул – кадрлар сайлау һәм эш эзләү өчен Россиядә дәүләт ярдәме белән эшләүче беренче портал.
“Россиядә эши” порталы эш бирүчеләргә кадрлар сайлауда, ә гражданнарга эш табуда ярдәм итү өчен булдырылган. Ул бөтен илдән җыелган вакансияләрне туплап торучы уникаль базадан тора.
Портал бүтән ресурслардан үзенең универсальлеге һәм уңайлыклары белән аерылып тора. Анда эш урыны белән якында урнашкан сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният һ.б. учреждениеләр турында мәгълүмат тупланган.
Вакансияләр базасы халык мәшгульлеге хезмәте органнары системаларында булган һәм эш бирүчеләр тарафыннан мөстәкыйль рәвештә урнаштырылган мәгълүматлар нигезендә формалаша. Шулай ук эш эзләүчеләр тулыландырып торган резюмелар базасы да бар.
Вакансия урнаштыру өчен: http://trudvsem.ru/ порталында теркәлеп, "Шәхси кабинет” булдырырга кирәк.
“Шәхси кабинет”та күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерүдән соң, эш бирүче вакансияләр урнаштыра һәм эш эзләүчеләрнең резюмыларын карый ала.
Эш бирүче “Шәхси кабинет” аша эш эзләүчеләрнең вакансияләрне бәяләвен күрә алачак.
Резюме булдыру өчен, http://trudvsem.ru/ порталында теркәлергә кирәк.