Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын "Өлкән буын" милли проекты кысаларында тормышка ашыру" нигезендә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына Минзәлә картлар - инвалидлар интернат-йорты вәкилләре килде.
Әлеге чараның максаты: приюттан ерак түгел урнашкан Ык елгасына уртак поход оештыру һәм буыннар бәйләнеше өчен "Буыннар бәйләнеше өзелми" дигән яңа проектны тормышка ашыру.
Башта өлкәннәр балалар белән таныштылар, приют территориясе буйлап йөрделәр һәм коймак белән чәй эчтеләр. Тәрбияләнүчеләр буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен, ничек ял үткәрүләрен сөйләде һәм күрсәттеләр. Кунаклар максатчан рәвештә балалар янына килде, алар елга балыгын тоту буенча тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашырга теләкләрен белдерделәр. Балалар алдан ук кармаклар һәм поход өчен атрибутлар әзерләде. Балыкны яхшы тоту өчен шулай ук җылы, кояшлы һава торышы да туры килде.
Өлкән остазлар балык тоту вакытында кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә тырышты: кармакларны ничек ыргытырга, суалчанны ничек эләктерү ысулын күрсәттеләр. Ә иң мөһиме, бу очрашудан балалар балык тотуда үз-үзләрен дөрес тоту - уңыш нигезе икәнлеген аңлады.
Өлкәннәр үзләренең әһәмиятен, ихтыяҗга лаеклы булуларын тойдылар һәм яңадан балалар белән очрашырга теләделәр. Алар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуга бик шат булды, ә балалар өлкән буын тарафыннан кайгыртучанлыкны тойды.
Ык елгасына бару яшь балыкчыларга да, тәҗрибәле бабайларга да зур канәгатьлек бирде.