Питрәч районының "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Р. Ахуджанова өлкән төркем балалары белән "Программист һөнәре" темасына ачык дәрес үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Җәйге якты нурлар" дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарны социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмалары арасында мәнфәгатьләр, физик культура һәм спорт түгәрәкләрендә системалы дәресләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы игълан итте.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 086 яшь ана һәм өченче баласы туган 209 хатын-кыз 2019 елның 26 июльгә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
2018 елның декабрендә каршылыксыз киңлекләр дизайнының "Ачык дөнья" беренче Социаль юнәлешле милли конкурсы старт алды. Конкурс архитекторлар, дизайнерлар, архитектура һәм дизайн-бюро арасында "Уңайлы мохит" дәүләт программасын исәпкә алып үткәрелә.
Проектның төп идеясе - муниципаль район дәрәҗәсендә социаль ятимлекне профилактикалау һәм ата-ананың уңай образын формалаштыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек системасын булдыру.
Менделеевск районында инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тигез мөмкинлекләр көне оештырылды. Бу чара шәһәр халкына түләүсез психологик һәм юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан Татарстанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ТР медицина оешмаларына алып баруга юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырылачак.
Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә II-коррекцион төркем балалары өчен “Терроризм күренешләрен профилактикалау“ дип аталган видеофильм карау оештырылды.