2019 елның 31 июлендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы үтәчәк. Утырышта 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча министрлыкның 2019 елга ачык формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында фикер алышу каралган.
Утырышта ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары – иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Т.Р. Халиков, министрлык җитәкчелеге, экспертлар һәм ММЧ вәкилләре катнашачак.