Арча районында озак вакыт тәрбияләү-карау системасы

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

26 нчы июль көнне Арча районында Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Г.Гарипова, Ветераннар советы җитәкчесе Н.Габдрахманов, кеше хокукларын яклау буенча вәкил Р. Хидиятов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Галәветдинова, "Мәрхәмәтлек үзәге" директоры М.Шакирова, районның баш врачачы Т.Баһаутдинов һәм аның урынбасарлары катнашты.

Төп мәсьәлә гериатрия кабинеты эшчәнлеге белән танышу һәм авыл җирендә яшәүче, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация үткәрү булды. Очрашу барышында Т. Баһаутдинов  гериатр эше белән таныштырды.

И.Шакирова өлкәннәрне карау-тәрбияләү мәктәбе оештырылуы, Арча район хастаханәсе белән берлектә каты авыручыларны туганнары тарафыннан карау-тәрбияләү кирәк булган гражданнарны ачыклау эше алып барылуы турында сөйләде. Районның кеше хокукларын яклау буенча вәкиле гериатрия хезмәте кемнәргә юнәлдерелүе белән кызыксынды, бу эштә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International